Татарстанлы Ренат Әхмәтшин Универсиадада көрәш буенча ярышлар финалына чыкты

Спортчы – Россия җыелма командасында Чаллыны тәкъдим итүче бердәнбер вәкил

  (Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданың бишенче ярышлар көнендә көрәш уза. Искәртеп узабыз, билбаулы көрәш студентлар Уеннары программасына кертелгән.
Ярышларның чирек финалында 100 кг га кадәрге авырлык категориясендә Чаллы вәкиле, Россия җыелма командасы әгъзасы Ренат Әхмәтшин Әзербәйҗан вәкиле Тапдиг Каримли белән көрәште. Россия көрәшчесенә җиңүне читтән торып белдерделәр, әзербәйҗан көрәшчесе уенга чыга алмады. Шулай итеп татарстанлы ярышлар ярымфиналына чыкты.
Ярымфиналда Әхмәтшин Молдовия көндәшчесеннән көчлерәк булды һәм финалга чыкты. Аның көндәшчесе Казахстаннан Эскархан Осканов булачак. Көрәш 18.20 сәгатьтә башлана.
Ренат Әхмәтшин – Россия җыелма командасында Чаллыны тәкъдим итүче бердәнбер вәкил.