Татарстанлы Галиев Универсиадада билбаулы көрәш буенча “алтын” яулаган

10 нчы июльдә Универсиадада билбаулы көрәш буенча ярышлар була

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). ТРны тәкъдим иткән россияле Илнар Галлиев билбаулы көрәш буенча 80 кг кадәр авырлык категориясендә “алтын” яулаган.
Ул финалда Үзбәкстаннан Зайлобиддин Артиковны җиңгән.
Бронза медальләр Латвия спортчысы Янис Рерихска һәм Төрекмәнстан спортчысы Довран Яйлымовка бирелгән, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.