Россия синхрончылары Казанда Универсиадада җиңде

Ярышларда бары тик өч команда гына катнашты

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы Казан Универсиада 2013 тә зур аерма белән җиңүгә иреште.
Россиялеләр чыгышларын 97,690 балл белән тәмамлады. Көмеш медальгә японнар (92,180) ия булды, ә өченче урын Венгрея вәкилләрендә (78,070). Ярышларда бары тик өч команда гына катнашты.
Россия җыелма командасы составында Уеннар чемпионнары - Влада Чигирева, Михаела Каланча, Дарья Коробова, Анися Ольхова, Александра Пацкевич, Екатерина Прокофьева, Алла Шишкина, Мария Шурочкина, Анжелика Тиманина, Александра Зуева.
Спортның су төрләре сарае трибунасында синхрончылар чыгышын синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Универсиада илчесе Мария Киселева күзәтте.