Начар һава торышына бәйле рәвештә Универсиада кысаларында Теннис академиясендә узучы кайбер матчлар күчерелгән

8 нче июльгә алынган билетлар бүген дә үз көчендә булачак

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Һава торышы бозылу сәбәпле, Универсиада-2013 кысаларында Казанның Теннис академиясендә узучы кайбер матчлар күчерелгән. 
Бүген, 8 нче июльдә үткәрелмәгән түбәндәге матчлар узачак. Үзәк кортта түбәндәге очрашулар узачак. 5 нче матч: сәгать көндезге 12 дә Татарстан вәкилеЯшина (Россия) – Олмос Дик (Мексика), 6 нчы матч: Каспарин (Россия) – Киртшинхе (Шри-Ланка), 1 нче корт (сәгать 11 дә).
Кичә тәмамланмаган 3 матч бүгенгә түбәндәгечә күчерелә: 4 нчесе – үзәк кортта Кувата (Япония) – Волмейер (Словения) (11 сәгать 30 минут), 5 нчесе – 1 нче корт Лебешева (Беларусь) – Ли (Кытай) – бүген шоу кортка сәгать 11 гә күчерелә. 3 нче корт Хам (Корея) – Хармат (Канада) – бүген 3 нче кортка сәгать 11 гә күчерелә. Үзәк корт Баланга (Филипины) – Ишизу (Япония) – бүгенгә 4 нче кортка 11 сәгать 30 минутка күчерелә.
8 нче июльгә алынган билетлар бүген дә үз көчендә булачак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе Медиа департаменты.