Минтимер Шәймиев: “Шахматлардан көчлерәк интеллектуаль уен юк”

ТР Дәүләт Киңәшчесе ярышларга старт бирү матбугат конференциясендә катнашты

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Универсиадада шахмат ярышларына старт бирү матбугат конференциясендә катнашты. Аның фикеренчә, шахматларны яратырга һәм алар белән уйнарга кирәк. “Шахматлардан көчлерәк интеллектуаль уен юк”, - дип ышана М.Шәймиев.
ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләвенчә, дөньяда спорттан көчле идеология юк. “Бүген һәм кичә без мөхтәрәм Гальен белән спортның безне берләштерүе турында һәм аның белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Спорт кына безне дуслаштыра ала, ә иң мөһиме – безнең күңелләрдә аңлашу тудыра”, - диде М.Шәймиев.
Универсиада ачылышына килгәндә, М.Шәймиев: “Миндә горурлык хисе туа”, - дип билгеләде.