Красноярски крае губернаторы: “Татарстан җитәкчелегенең актив ярдәмен тоябыз”

Аның фикеренчә, Казандагы Универсиадага әзерлек барышында ТР халкының зур теләге тоелды

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан, Казан халкының Универсиаданы уздырырга зур теләк белән януы, уңышка китерүче алшартларның берсе булды, дип саный Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов. Бу хакта ул бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Халыкның шушы киңкүләм вакыйга белән кызыксынуыннан башка булмый. ФИСУ җитәкчелеге дә әнә шул фактка басым ясый бит. Универсиада уздыруга дәгъва кылу буенча беренче адым уңышсыз булса да, төшенкелеккә бирелмичә бөтен Татарстан җиңүгә ирешү өчен тырышты. Универсиадага әзерлек барышында киң колачлы төзелеш эшләре, юллардагы бөкеләр бик күп уңайсызлыклар, мәшәкатьләр тудырса да, халык моның әһәмиятен аңлап түзде. Бергәләшеп шушы олы бәйрәмне көтте. Шул сабырлыкның татлы җимешләрен татый алар бүген. Ахыр чиктә Казан танымаслык булып үзгәрде, күпкә уңайлыланды, ямьләнде. Мондый үзгәрешләр турында теләсә нинди шәһәр хыяллана”, - дип белдерде Лев Кузнецов. “Универсиада башка төбәк яшьләре өчен бик кызыклы вакыйга. Бирегә килеп, алар җирле тарих, мәдәният белән таныша, башкалар белән элемтәләр урнаштыра, волонтерлар, судьялар, аларның ярдәмчеләре сыйфатында тәҗрибә туплый”, - ди ул.
Аның әйтүенчә, кайберәүләр Красноярскиның 2019 нчы елгы XXIX кышкы Универсиада уздыруга мөмкинлекләрен түбән дип саный. Имеш, юллар начар, шәһәр дә андый матур түгел. “Әмма Казан да Универсиада аркасында шулай күркәмләнде, үзгәрде бит. Тырышмасаң, урыннан кузгалып булмаячак. Барысы да үзебездән тора. Ник әле безгә тырышып карамаска? Моңарчы Урал артында бернинди киңкүләм чаралар уздырылганы булмады. Универсиада төбәгебезнең үсешенә этәргеч бирер иде. Бу илкүләм проект. Аны илебез белән бергә хуплап, тормышка ашуына ярдәм итсәк иде”, - дип фикерләре белән уртаклашты губернатор. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә, Красноярскиның Уеннарны үткәрүгә дәгъва кылуын белгәч, теләктәшлек күрсәтеп, төрлечә ярдәм итәргә омтылды. “Казандагы дусларыбызга рәхмәт. Алар безгә актив ярдәм итте, технологияләр, башка мәсьәләләр буенча киңәшләрен бирде”, - дип белдерде Лев Кузнецов.