Казанда Универсиадада шахмат буенча ярышлар старт ала

Беренче тапкыр шахмат уены Универсиада программасына 2011 елда кертелгән

 Беренче тапкыр шахмат уены Универсиада программасына 2011 елда кертелгән
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Универсиадада шахмат буенча ярышлар старт ала. 46 илдән килгән 100 дән артык спортчы ярышларның беренче турында очраша.

Алар арасында Шеньчженьда 2011 елгы Универсиадада шәхси зачётта алтын медаль алган Тан Шонгуй да бар.
Беренче тапкыр шахмат уены Универсиада программасына 2011 елда кертелгән.
Казанда 2013 елгы Универсиадада шахмат буенча ярышлар 9-15 июльдә “Казан” ат-спорт комплексы бинасында узачак.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында турнирда 3 медаль комплекты уйнатылачак, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма медиа департаменты.