Андрей Кривов Универсиадада 20 км га йөреш ярышы буенча алтын медаль алды

Спортчы җиңүгә өметләнмәвен белдерде

  (Казан, 9 июль, «Татар-информ). Универсиадада спорт йөреше буенча ярыммарафонны рекорд белән откан Россия җиңел атлеты Андрей Кривов алтын медальгә һәм бигрәк тә рекордлы секундларга өметләнмәгәнен белдерде.
20 км дистанциягә йөрештә алтын медаль алган Кривов вакыты - 1 сәгать 20 минут 47 секунд. – Бөтендөнья студентлар уеннарының алдагы рекордын россияле Сергей Бакулин куйган иде, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.