Алабуга шәһәрендә VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары башланды

Аның рәсми ачылышы кичке 4кә билгеләнгән
(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 8-13 июль көннәрендә Алабуга шәһәрендә VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары (Авыл уеннары) уздырыла. Шунысын да искәртик: үзендә андый спорт форумының финал уеннарын үткәрәчәк Алабуга Россия Федерациясе субъектлары арасында башкала булмаган беренче шәһәр санала. 2009-2010 елларда 3 этапка бүлеп оештырылган уеннарның беренчесе авыл җирләрендә һәм район муниципаль берәмлекләрендә булса, икенча этабы Россия Федерациясе субъектларында үткәрелгән һәм арада “иң-иңнәре”е шушы көннәрдә Алабугада көч сынаша.

Уеннарда катнашучылар кичә теркәлү, кайсылары үлчәнү процедуралары узса, бүген сәгать иртәнге 9дан көндезге 2гә кадәр подгруппаларда һәм аерым-аерым көч сынашып карыйлар, калганнары үлчәнә. Авыл уеннарының рәсми ачылышы исә бүген кичке сәгать 4кә билгеләнгән. Финал уеннар 11-12 июльдә уздырылып, җиңүчеләрне бүләкләү һәм уеннар ябылышы тантанасы 12се сәгать кичке 5тә булачак.

Оештыру комитетыннан алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, ярыш программасына исә 16 төр спорт уеннары кертелгән: армспорт, билбауларда көрәш, волейбол, урам баскетболы, полиатлон, гер күтәрү, көймәләрдә ишү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, “городошный спорт” дип йөртелгән “городки” уены, аркан тартышу, рус лаптасы, самбо, ат чабышы, сыер савучылар ярышы, тракторларда шау-шулы тамаша һәм узыш.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышланган һәм “Сезнең батырлык үлемсез – Сезнең дан мәңгелек!” шигаре белән үткәрелә торган VIII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары үсеп килүче буынны Бөек Җиңү барәбәренә батырларча нык торган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре үрнәгендәге патриотик рухта тәрбияләүне, яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы, хезмәткә һәм Ватанны саклауга әзерлек тәрбияләүне, авыл җирләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник базаны җәелдерүне, авыл спортчыларының осталыгын арттыруны һ.б. максат итә.