Кайсы илләрнең Конфедерацияләр кубогына җанатарлар паспортын актив булдырулары билгеле

Әлеге паспортны ясатуга иң күп гаризалар Россия, Чили, Мексика һәм Германия җанатарларыннан кергән.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында кайсы ил футбол тамашачыларының 2017 елгы Конфедерацияләр кубогына җанатарлар паспортын (FAN ID) актив булдырулары турында сөйләделәр. Әлеге паспортны ясатуга иң күп гаризалар Россия, Чили, Мексика һәм Германия җанатарларыннан кергән, дип яза  “Российская газета”.

Чили исемлектә икенче урынны яулаган. Россиягә әлеге илдән иң күп җанатар киләчәк. Сүз уңаеннан, бүген кич Мәскәүдә Россия -Чили җыелма командалары арасында иптәшләрчә футбол матчы узачак.

Ишеткән булсагыз, чит ил гражданнары 7 июньнән Россия территориясенә Конфедерацияләр кубогы матчларына җанатар паспорты белән керә ала. 

FAN ID – Конфедерацияләр кубогы матчларында булу өчен мәҗбүри документ. Ул беренче матч башланганчы ун көн һәм соңгы матчтан соң ун көн дәвамында визасыз гына илгә керергә хокук бирә.

Исегезгә төшерәбез, Конфедераөия кубогы матчлары 17 июнь – 2 июль көннәрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда уза.