Татарстанның авыл спортчылары VIII Бөтенроссия җәйге уеннарында катнаша

Уеннар 7-12 июль көннәрендә Мари Эл республикасында узачак
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанның авыл спортчылары Мари Эл республикасында узачак VIII Бөтенроссия җәйге уеннарында катнаша. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов хәбәр итте.
Авыл спорт ярышларына 45 кешедән торган төркем барачак, аларның 39ы -әспортчы һәм берничә тренер. Татарстан вәкилләрнә Йошкар-Олада армреслинг, ирекле көрәш, гер спорты, дзюдо, җиңел атлетика буенча үз көчләрен күрсәтергә туры киләчәк. Шулай ук алар өстәл теннисы, рус лаптасы, аркан тарту буенча да ярышачак. Өстәвенә, спорт ярышларында гаиләләр дә катнашачак, алар үзләренең түземлелеген һәм осталыгын күрсәтер дип көтелә.
Авыл механизаторлары өчен аерым спорт программасы – өч төр ярыш каралган. Авыл хезмәтчәннәре тракторда траектория буенча йөрү, йөзү һәм перекладинада тартылу осталыгын күрсәтәчәк.