«Ак Барс»ка фин һөҗүмчесе килә

Казан клубы «Финикс Койотс» һәм Финляндия җыелма командалары һөҗүмчесе Нико Капанен белән килешү төзегән
(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). «Ак Барс» НХЛ ның «Финикс Койотс» һәм Финляндия җыелма командалары һөҗүмчесе Нико Капанен белән килешү төзегән. Бу хакта Казан клубының рәсми сайты хәбәр итә.
Фин хоккейчысы хакында шул билгеле: ул 1978 елда туган, буе –173 см, авырлыгы – 81 кг. Финляндиянең ХПК, ТПС, Швейцариянең «Цуг», шулай ук «Юта Гриззлиз» (АКШ), Милли хоккей лигасында «Атланта Трешерз»,«Даллас Старз», «Финикс Койотс» командаларында чыгыш ясавы мәгълүм. Финляндия җыелмасы составында 2006 елгы Олимпия уеннарының көмеш призеры, Дөнья чемпионатларының ике тапкыр көмеш (2001,2007) һәм ике тапкыр бронза медальләре (2000, 2008) иясе. Канадада үткән быелгы Дөнья беренчелегендә 9 уенда катнашып, 7 очко җыйган (2 алка һәм 5 пас).