Путин Сочида VI Бөтенроссия фестивале Төнге хоккей лигасы гала-матчында уйный

Россия Президенты 2011 елда әлеге һәвәскәрләр хоккей лигасын оештыру башлангычы белән чыкты.

 (Казан, 9 май, «Татар-информ»). 10 майда Россия Президенты Владимир Путин Сочида VI Бөтенроссия фестивале Төнге хоккей лигасы гала-матчында уйный, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

«2017 елның 10 маенда Сочи Олимпия паркы Боз сараенда Россия Президенты Владимир Путин VI Бөтенроссия фестивале Төнге хоккей лигасы гала-матчында уйный, анда Россия һәм дөнья хоккее «йолдызлары» катнаша», - дип билгеләп үтелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Президенты 2011 елда әлеге һәвәскәрләр хоккей лигасын оештыру башлангычы белән чыкты.

Хоккей буенча VI Бөтенроссия финалы Сочида биш шугалакта Россиянең 73 төбәгеннән килгән 155 команда катнашында 3-17 май көннәрендә уза. Путин 5 майда VI Бөтенроссия фестивале Төнге хоккей лигасының финалы этабы ачылу уңаеннан ярышларда катнашучыларга, кунакларга һәм оештыручыларга котлау телеграммасы җибәрде. Ул җәмгыятьтә, аеруча яшьләр арасында спорт белән шөгыльләнү омтылышының үсүен билгеләп үтте. Дәүләт башлыгы «НХЛ йолдызлары» командасы составында берничә тапкыр бозга чыкты.