Кукмарада "Җиңү Кубогы"на хоккей турниры узды

Турнирда Апас, Арча һәм Кукмара командалары көч сынашты.
 Кукмара, 9 май, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Эльвира Мөбарәкшина). Кукмарада "Җиңү Кубогы"на хоккей турниры узды. "Олимп" Боз сараенда үткән чара Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган иде. Турнирда Апас, Арча һәм Кукмара командалары көч сынашты, дип яза район газетасы сайты.Бәйгенең ачылу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район прокуроры Ришат Шакиров, Боз сарае директоры Райнур Нәбиуллин, район Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдиновлар катнашты, шулай ук сугыш ветераннары Хәтирә Салихова һәм Касыйм Дәүләтовлар да чакырылган иде.