Татарстан спортчысы Лондонда Европа чемпионатында берьюлы 5 дисциплинада чыгыш ясаячак

Бүген Лондонның Спортны су төрләре үзәгендә Европа чемпионаты старт ала

  (Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Лондонның Спортны су төрләре олимпия үзәгендә Сполртның су төрләре буенча Европа чемпионаты старт ала.
Татарстан взкиле Никита Шлейхер берьюлы 5 дисциплинада чыгыш ясаячак.Россиянең суга сикерү буенча җыелма командасының тренер штабы кайбер спортчыларның җәрәхәтләре булу сәбәпле, команда составын үзгәртергә мәҗбүр булды. Шулай итеп, Никита Шлейхер каланчадан синхрон сикерү дисциплинасында Роман Измайловны, ә метрлы трамплиннан сикерүдә Илья Молчановны алыштырачак. Моннан тыш, Шлейхер 10 метрлы каланчадан сикерү һәм Юлия Тимошинина белән каланчадан микст дисциплинасында шәхси ярышлары планлаштырылган.
Шлейхер стартлары.
Олимпия дисциплиналары.
Ир-атлар. Каланча. 10 м. Шәхси ярышлар. Виктор Минибаев, Никита Шлейхер. Синхрон сикерүләр. Виктор Минибаев / Никита Шлейхер.
Олимпияныкы булмаган дисциплиналар.
Ир-атлар. Трамплин, 1 м. Евгений Новоселов, Никита Шлейхер.
Микст. Трамплин, 3 м. Никита Шлейхер / Надежда Бажина. Каланча, 10 м. Никита Шлейхер / Юлия Тимошинина.