«Ак Барс» хоккейчылары «Авангард»ны икенче тапкыр җиңде

«Ак Барс» - «Авангард» плей-офф сериясенең исәбе - 2:2.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе финалының дүртенче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:1 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды.

  • Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер ике команда исәбендә дә икешәр җиңү.

Беренче период. Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Михаил Глухов исәпне ачты (0:1).

Икенче период голларсыз үтте. 

Өченче периодның беренче минутында ук, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Станислав Галиев исәпне 0:2 итте. Период ахырында «Авангард» уенчысы Корбэн Найт гол кертте (1:2).

Командалар составы:

«Авангард»

  • Грубец (Бобков);
  • Костин — Найт — Буше, Шәрипҗанов — Покка;
  • Ковальчук — Зернов — Толчинский, Готовец — Береглазов;
  • Чинахов — Семёнов — Хохлачёв, Чистяков — Каски;
  • Комаров — Каблуков — Дедунов (Потапов), Гончаров.

 «Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Мёрфи — Яруллин;
  • Воронков — Галимов — Зарипов, Педан — Хенкель;
  • Галиев — Кормье — Петров, Рукавишников — Юдин;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, (Сафонов), Лямкин.

«Ак Барс» һәм «Авангард» киләсе уенны Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда 11 апрель көнне үткәрәчәк. Уен 17:00 сәгатьтә башлана.