Арчада ТукайSKI марафонында 80ләп чаңгычы катнашты

Иң яшь чаңгычыга 9 яшь булса, иң олысы - 50 яшьтән өлкәнрәк.

(Арча, 9 март, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Бүген, 9 мартта Арчадан Яңа Кырлайга кадәр чаңгыда ТукайSKI марафон булды. Ярышларда 80ләп чаңгычы катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче районнары чаңгычылары 20км ераклыктагы марафонда катнашты.

Чаңгычыларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде. Марафонга көчле чаңгычылар җыелган иде.

Арча педагогика көллиятеннән физик тәрбия укытучысы Рамил Гыйләҗев та чаңгычылары белән килгән. Сабадан ике тапкыр параолимпия чемпионы булган Рушан Миннегулов та энесе Руслан белән марафонда катнашты. 

Арча чемпионнары Лилия Рәхмәтуллина белән Диләрә Фассалова да, шулай ук Дияровлар, Хәкимовлар гаиләләре белән чаңгыда чапты.

Бар да чаңгы марафонында бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алды. Чаңгы ярышы 20 км, 10 км, 7,5 км һәм 3 км ераклыкка оештырылды. Иң яшь чаңгычыга 9 яшь булса, иң олысы - 50 яшьтән өлкәнрәк.