"Казан Арена" медиафасады хоккей матчын трансляцияли

"Авангард" – "Ак Барс" командалары арасындагы уен 16:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген, 9 мартта һәм алда торган шимбәдә – 11 мартта, "Казан Арена" стадионы медиафасады "Авангард" – "Ак Барс" командалары арасындагы хоккей матчын трансляцияли. Хоккей матчлары Гагарин кубогы өчен Көнчыгыш конференция 1/4 финал раунды кысаларында уза. 

Бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 16:00 сәгатьтә башланса, шимҗәгә билгеләнгән уен 14:00 сәгатьтә үк старт ала. Хоккей матчларын тамаша кылырга теләүчеләргә стадион янында Р1 һәм Р2 дип тамгаланган машина кую мәйданчыклары каралган. Трансляция автокинотеатр форматында оештырыла.