Казанда спортның экстремаль төрләре бәйрәме узачак

Казанда спортның экстремаль төрләре бәйрәме узачак

(Казан, 9 февраль, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 13 февральдә Казанның Горький исемендәге паркының чаңгы шуу тавында "Trash open-2005" кышкы экстремаль дисциплина фестивале үтәчәк. Ярышларда катнашырга теләк белдереп спортның экстремаль төрен яратучы 20дән артык татарстанлы гариза биргән.

Фестивальнең үзенчәлеге - спортчыларның парлап чыгыш ясауларында. Ярышлар өч классификациядә: сноуборд, тау велосипеды һәм тау чаңгылары буенча үтәчәк, һәрберсенең нәтиҗәләре буенча абсолют батыр сайланачак. Ярышларның гомум бүләк фонды "Триал-спорт" кибетеннән продукция алу өчен 100 доллар күләмендә сертификат тәшкил итә. Фестиваль Казанда икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел анда 80гә якын спортчы катнашкан. Быел бәйрәм программасында велотриал буенча Россия чемпионы Сергей Бандеровның чыгышы бар.