news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт егетләре бокс буенча халыкара турнирда призлы урыннар яулады

Турнирда Израиль, Эстония, Латвия, Литва, Куба, Германия, Казахстан, Таҗикстан кебек илләрдән 180 спортчы катнашты.

Әлмәт егетләре бокс буенча халыкара турнирда призлы урыннар яулады
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 8 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 2 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Калининград шәһәрендә бокс буенча «Янтарные перчатки» XXV Халыкара турниры узды. Әлмәт данын өч боксчы Шәйхинуров Эмиль, Шәңгәрәев Илдар, Шимановский Даниил яклады, барысы да медальләр яулады.

Анда Россияне барлык федераль округлар тәкъдим итте: Санкт-Петербург, Балашиха, Кырым, Усинск, Тула, Хакасия, Төмән, Коми Республикасы, Гусеев, Ярославль, Чабаксар, Кабардино-Балкар Республикасы, Балтийск, Мәскәү, Калининград, Новороссийск, Чита, Казан.

Әлмәт егетләре «Девон-Юность» бокс клубында тренер Р.Низамиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100