Теләченең “Батыр” спорт комлексында “Өченче буын” пенсионерларның спартакиадасы узды

Беренче урынга Олы Мәтәскә, икенчегә Иске Җөри, өченчегә Алан авылы җирлегеннән килгән команда чыкты.

(Теләче, 8 ноябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). 7 ноябрь көнне “Батыр” спорт комлексында “Өченче буын” пенсионерларның спартакиадасы узды. Авыл җирлекләреннән килгән командалар үзләрен төрле спорт ярышларында сынады.

Ярышлар спортның җиде төре – кул көрәше, таяк, аркан тарту, гер күтәрү, ераклыкка сикерү, өстәл теннисы, кызыклы эстафета буенча барды. Чарада муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Гыйниятуллин, ветераннар советы рәисе Мансур Газизов катнашты, диелә район газетасында.

-Районда спорт белән шөгыльләнергә бар шартлар да бар. Озакламый Боз сарае үз ишекләрен ачачак. Йөзәргә, бозда тимераякта йөрергә дә мөмкинлек туачак дигән сүз. Спорт белән дус булырга яшь комачау итми. Өлкәннәр сезгә сәламәтлек телим, имгәнүләрсез ярышларда катнашып, җиңү яулагыз. Җиңелүчеләр күңелләрен төшермәсен, бәйгегә килеп, үзеңне сынау үзе батырлык, - диде Айрат Фәтхуллин.

Чара барышында ГТО нормаларын үтәгән Рәис Дәүләтшинга таныклык белән, значок тапшырылды. Өлкәннәр өчен төшке аш оештырылды.

Район ветераннар советы җитәкчесе Мансур Газизов әйтүенчә, районыбыз өлкәннәре елдан – ел спортка ныгырак тартыла. 2013 елда өлкәннәр арасында үткәрелүче спартакиада да 120 кеше катнашкан, 2015 елда аларның саны 150 булса, быел катнашучылар саны 200 гә җиткән.

Өлкәннәр бу көнне спорт ярышларында үзләрен сынап кына калмады, бер - берсе белән танышты, аралышты.

-Спортны бик яратам. Яшьлегемдә гер күтәрүдә, кул көрәшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә идем. Авыл җирендә яшәгәч, бик чыгып йөреп булмый. Чакыргач бик теләп килдем. Өлкән яшьтә булсам да, картаясы килми, үзем бик хәрәкәтчән кеше”,- ди Олы Саурыш авылыннан Әнвәр Йосыпов.

Олы Мишә авылыннан килгән Гөлфирә Хисаметдинова теннис, аркан тарту кебек ярышларда катнашты. “ Кыш көнне чаңгыда шуабыз, җәен велосипедта йөрибез. Әле дә велосипедны кышкы саклауга куймадык. Өйдәге эшләрне бетергәч, берничә хатын – кыз җыелышып вакытыбызны шулай күңелле үткәрәбез. Кышкы салкында чаңгыда йөрүгә ни җитә. Спорт белән дуслыкның файдасын күрәбез, тын юллары чистара”,- ди ул.

Бәйге нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны яулаган өлкәннәргә һәм командаларга кыймәтле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Беренче урынга Олы Мәтәскә, икенчегә Иске Җөри, өченчегә Алан авылы җирлегеннән килгән команда чыкты. Көне буена сузылган спартакиадан өлкәннәребез күтәренке күңел белән таралышты, диелә район басмасында.