420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Хоккейчы Данис Зариповка Милли хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Сент-Луис Блюз» клубы килешү тәкъдим иткән. Бу хакта хоккейчы үзе «Р-Спорт» хәбәрчесенә җиткергән.
«Сент Луис»тан тәкъдим булды, әлегә бу сөйләшүләр генә. Бу хакта артыгын сөйлисе килми», – дигән Данис Зарипов.
Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек Данис Зарипов допинг аркасында Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) тарафыннан уеннардан читләштерелгән иде. Әмма август азагында Милли хоккей лигасы аңа үзендә уйнарга рөхсәт итте.