Николай Валуев Казанга килгән

Танылган боксчы Татарстан башкаласында «Төркиләр алтыны» фестивале кунаклары белән очрашачак, шулай ук футгольф матчында катнашачак.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов «Инстаграм»да Николай Валуев белән төшкән фотосын урнаштырган. Спортчы Казанга бүген килгән.

«Рус спорты легендасы – Николай Валуев бездә кунакта!» – дип язган Леонов фото астына.

Танылган боксчы Татарстан башкаласында «Төркиләр алтыны» фестивале кунаклары белән очрашачак, шулай ук футгольф матчында катнашачак. Әлеге спорт төрендә уенчы 9 яки 18 чокырчыклы кырны узарга һәм футбол тубын аларның һәрберсенә аз сандагы бәрү белән кертергә тиеш.