Мөслим лицееның "Мирас" командасы – Бөтенроссия чемпионы

Чиләбе командасын безнекеләр 5:1 хисабына тар-мар итте.

(Мөслим, 8 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим лицееның "Мирас" футбол командасы Россия беренчелегенә узган бәйгедә чемпион исемен алды, дип яза район газетасы.

Ярымфиналда Чечня командасын җиңгән егетләр финалда Чиләбе командасы белән очрашты. Чиләбе командасын безнекеләр 5:1 хисабына тар-мар итте.

Исегезгә төшерәбез: командада 2003-2007 елгы 25 егет шөгыльләнә. Тренерлары - Илфат Хафизов һәм Айдар Исламов.