Халыкара футбол федерациясе әгъзаларына Казанның спорт потенциалын тәкъдим иттеләр

Искәртеп узабыз, Россия 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү хокукына дәгъва кыла

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Бүген Казан Кремлендә Халыкара футбол федерациясе башкарма комитеты (ФИФА) әгъзаларына Казаның спорт потенциалын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ФИФА башкарма комитеты әгъзалары Хани Абурида әфәнде һәм Мөхәммәд Бин Хамам Әл-Абдулла әфәнде катнашты.
Искәртеп узабыз, Россия 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрү хокукына дәгъва кыла. Россия заявкасы җиңгән очракта, Казанда төркем турниры матчлары узачак.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов республика кунакларын сәламләде, киеренке график һәм эш режимына да карамастан, Казанга килергә вакыт тапканнары өчен рәхмәт белдерде. “Без спортны пропагандалаучы республика. Казан клублары Россия чемпионатларында югары нәтиҗәләргә иреште. Соңгы ике елда “Ак Барс” – хоккей буенча Россия чемпионатында, “Рубин” – футбол буенча, “Зенит-Казан” волейбол буенча Россия чемпионатында җиңү яулый, “УНИКС” баскетбол командасы һәм “Синтез” ватерпол клубы Россия чемпионатларының иң көчле командалары өчлегенә керә”, - диде Р.Миңнеханов.
ТР Президентының сүзләренә караганда, соңгы өч елда Татарстанда 230 яңа спорт объекты файдалануга тапшырылган. Р.Миңнеханов искәртеп узганча, 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул итү хокукы өчен көрәштә җиңү Казанның спорт инфраструктурасы үсешенә җитди этәргеч биргән.
“Без республикада футболны үстерүгә мәктәпләр, югары уку йортлары, югары казанышлар спорты дәрәҗәсендә аерым игътибар бирәбез. Инде икенче ел рәттән Казанның “Рубин” командасы Чемпионнар лигасында чыгыш ясый. Узган ел безнең футболчылар иң көчле клублар – “Барселона” һәм “Интер” белән уйнады. Якташларыбыз турнирда алга үтә алмаса да, Казанга шундый командаларның килүе генә дә республикада футболның дәрәҗәсен күтәрә. Быел “Рубин” янә “Барселона” командасы белән очрашты, матч 1:1 исәбенә төгәлләнде. Бу Татарстан халкында футболга карата зур кызыксыну уята”, - дип искәртте Президент.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, бөтен ил чемпионатны кайсы илнең кабул итәчәге турындагы карарны көтеп яши. “Әгәр зур футбол Россиягә килсә, без бәхетле булачакбыз”, - диде Р.Миңнеханов.
Республика башлыгы искәрткәнчә, Россия җиңгән очракта, Казан футбол буенча дөнья чемпионатының сайлап алу матчлары узачак шәһәрләрнең берсе булачак. “Спорт, сәламәтлек өчен файда китерүдән тыш, тормышны активлаштыра һәм кешеләрне берләштерә”, - дип сүзен йомгаклады Р.Миңнеханов.
ФИФА башкарма комитеты әгъзалары шулай ук Казанның Үзәк стадионында, “Рубин” базасында һәм башка футбол инфраструктурасы объектларында булачак.