Татарстан спортчысы стендка ату буенча Россия беренчелеге җиңүчесе булды

Светлана Крашенинникова 18 яшькәчә спортчылар арасында Россия беренчелегендә алтын медаль яулады
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан стендка ату мәктәбе спортчысы Светлана Крашенинникова Краснодарда узган Россия беренчелегендә 18 яшькәчә спортчылар арасында алтын медаль яулады. Светлана “трап” күнегүендә кызлар арасында җиңүгә иреште.
Спорт мастеры кандидаты Крашенинникова 79 балл җыеп, үз көндәшләреннән алга чыкты.
Кызганычка каршы, башка ярышларда Татарстан спортчыларының уңышлары белән мактанырлык түгел. Яшүсмерләр арасында Дмитрий Амбаев финалга эләкте, әмма 6 урынны гына алды.