В. Мутко: "Универсиадада милли спорт төрләре, шул исәптән, билбаулы көрәш тә, зур кызыксыну уята, бу бик сөендерә торган күренеш”.

Ярышларда катнашу өчен 155 илдән 9449 атлет килгән

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия Спорт министры Виталий Мутко, Казанда узучы Универсиадага, аның кайбер нәтиҗәләренә карата үз фикерләре белән уртаклашты. Ул “Kazan-Arena” стадионындагы медиа-үзәктә узган матбугат конференциясендә журналистларга ассызыклап узганча, Казандагы Универсиада киң колач җәя бара, бик яхшы үсеш ала, оештыру ягыннан да барысы да бик яхшы.
“Кичә 27 комплект бүләк уйнатылды. Ярышларның оештырылу дәрәҗәсе бик югары. Хәзерге вакытта 155 илдән 9449 атлет килде. 37 спортчы чыгышларын төгәлләп туган якларына киткән. Минем өчен безнең спортчыларның югары күрсәткечләргә ирешүе, гомумкоманда зачеты лидерлыгына чыгуы, бик сөенечле. Ярышлар киеренке көндәшлек рухында уза”, - дип белдерде Виталий Мутко.
“Барлык спорт корылмалары да, андагы хезмәтләр дә оешкан төстә эшли. Ареналарда бик күп җанатарлар күренә. Трибуналарда күңелгә ятышлы мохит хакимлек итә. Спортчы кайсы гына илдән чыгыш ясаса да, көч биреп тору бик куәтле бара. Казан Универсиада рухында яши. Универсиада паркында да төрле кызыклы мәдәни чараларны көн саен меңләгән кеше барып карый. Шунысын да билгеләп узарга кирәк: милли спорт төрләре, шул исәптән, билбаулы көрәш тә, зур кызыксыну уята, бу бик сөендерә торган күренеш”, - дип белдерде РФ Спорт министры.
“Волонтерлар армиясе дә бик оешкан төстә эшли. Алар бик мөһим функцияләрне башкара. Волонтерларны бу эшкә берәүнең дә мәҗбүр итмәве, аларның үзләренең теләк белдерүен дә билгеләп узарга кирәк. Аларның энтузиазм хисе һәм энергия чаткылары, Универсиада тәмамланганчы җитәр дип ышанып калам”, - дигән теләктә калды Виталий Мутко.