ТР җиңел атлетлары Универсиаданың беренче стартларында катнашты

ТРны Россия командасы составында 100 м га йөгерүдә Михаил Идрисов, өчләтә сикерүдә Руслан Сәмитов тәкъдим итте

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанның Үзәк стадионында Универсиада кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар башланды.
ТРны Россия командасы составында 100 м га йөгерүдә Михаил Идрисов, өчләтә сикерүдә Руслан Сәмитов тәкъдим итте.
Михаил Идрисов 1 нче раундны 10.53 нәтиҗә белән икенче булып төгәлләде, шулай итеп, ярымфиналга эләкте. Руслан Сәмитов җәрәхәт алу сәбәпле, өчләтә сикерүдә җиденче булды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.