Татьяна Зырянова – Универсиадада билбаулы көрәштә 76 килограммнан өстәге үлчәүдә җиңүче

Хатын-кызлар Казанда Универсиадада ирекле стильдәге билбаулы көрәш буенча турнирны тәмамлады

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Хатын-кызлар Казанда Универсиадада ирекле стильдәге билбаулы көрәш буенча турнирны тәмамлады. Татьяна Зырянова – Универсиадада билбаулы көрәштә 76 килограммнан өстәге үлчәүдә җиңүче булды – “алтын” медаль яулады. “Көмеш” - Кыргызстаннан Нагизел Шарбашовада, “бронза” Монголиядән Мунхтуи Дашиямда, дип хәбәр итә “Весь спорт”.