Татарстан ишүчесе Универсиадада 5 нче булып финишка килгән

Составына ТР спортчысы Антон Куранов кергән дүртлек экипажы Германия, Франция, Япония, Италия һәм Польша спортчылары белән ярышты

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Бүген Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә Универсиаданың академик ишү дисциплинасында финал булды.
Составына ТР спортчысы Антон Куранов кергән дүртлек экипажы Германия, Франция, Япония, Италия һәм Польша спортчылары белән ярышты.
Россия дүртлеге – Антон Куранов, Владимир Воронов, Алексей Викулин һәм Андрей Кряжев – 5 нче булып кына финишка килә алды, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте