Россияле Таисия Киреева Универсиадада билбаулы көрәштә “көмеш” яулады

Киреева финалда япон хатын-кызы Рино Абэ белән көрәште һәм 3кә 8 белән икенче урынга калды

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россияле Таисия Киреева Универсиадада билбаулы көрәштә 76 килограммга кадәр үлчәүдә “көмеш” яулады.

Киреева финалда япон хатын-кызы Рино Абэ белән көрәште һәм 3кә 8 белән икенче урынга калды. Бронза медальләр – украина кызы Людмила Никитина һәм Таҗикстаннан Гөләндәм Каробоевада, дип хәбәр итә «Р-Спорт» «Казань 2013” рәсми яңалыклар хезмәтенә.