Россияле Сергей Литвинов Универсиадада чүкеч ыргытуда “бронза” алган

Алтын медальне поляк Павел Файдек яулаган

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Универсиадада җиңел атлетика буенча ярышлар уза.

Поляк Павел Файдек чүкеч ыргытуда алтын медаль яулаган. Ул финалда чүкечне 79,99 метрга ыргыткан.

“Көмеш”не словак Марцел Ломницки (78,73), россияле Сергей Литвинов (78,08) “бронза” алган, дип хәбәр итә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе матбугат хезмәте.