Россия теннисчылары Универсиадада Эстония спортчыларын җиңде

Бүген Казанның Спорт сараенда Универсиада 2013 кысаларында хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча матчлар узды

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанның Спорт сараенда Универсиада 2013 кысаларында хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча матчлар узды.

Составына Антонина Савельева, Елена Трошнева, Яна Носкова, Полина Михайлова һәм Валентина Сабитова кергән Россия командасы D төркемендә Эстония командасы белән беренче матчларны уйнады.

Татарстан спортчысы Антонина Савельева 3 уенда да Эстония спортчысы Кристина Шевцованы җиңгән, командага 33 очко китергән. Аның кулдашлары да раундны уңышлы тәмамлап, командага 33әр очко китергәннәр.

Бүген сәгать 18.00 Антонина Савельева Россия командасы составында Германия спортчылары белән көрәшәчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрылы матбугат хезмәте.