Россия спортчысы Юлия Колтунова Универсиадада суга сикерү буенча беренче урын алган

Нәтиҗәдә, спортчы 347,35 балл җыйган

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россия спортчысы Юлия Колтунова Универсиадада 10 метр биеклектән суга сикерү буенча ярышлар финалында беренче урын алган. Нәтиҗәдә, спортчы 347,35 балл җыйган. Көмеш медальне Кытайдан Юйхуа Ся (335,75) алган.

“Бронза” Кытай вәкиле Ни Чэньга (312,45) бирелгән. Россияле Элина Ридель финал нәтиҗәләре буенча 9 нчы урында (270,60), дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.