Россия сигезлеге академик ишү буенча Универсиада чемпионы булды

Академик ишү буенча ярышлар тәмамланды

  (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Бүген 8 июльдә, Казанда икенче көн җәйге Универсиада медальләре өчен сынашалар. Академик ишү буенча ярышлар тәмамланды.
Россиялеләр Лев Гриценко, Виктор Мисюткин, Ростислав Дрожжачих, Георгий Ефременко, Иван Баландин, Николай Баландин, Антон Заруцкий, Даниил Андриенко һәм Павел Сафонкин идарәче белән сигезлектә Украина һәм Голландия көндәшләрен узып алтын медальгә ия булды. Ялгызак ярышта литвалы Миндаугас Гришконис җиңде, ә парлы ярышта австриялеләр Пауль һәм Бернхард Зиберлар уңышка иреште, дип хәбәр итә “Весь спорт”.