Россия хатын-кызлары Казандагы Уеннарда озынлыкка сикерүдә “алтын” һәм “көмеш” яулады

Ярышларның финалында Клишина 6,90 метрга сикерде

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россияле Дарья Клишина - Казандагы Уеннарда озынлыкка сикерүдә “алтын” һәм Елена Соколова “көмеш” яулады.

Ярышларның финалында Клишина 6,90 метрга сикерде. Соколованың күрсәткече - 6,73. Өченче урында – немец кызы Мишель Вайтцель. Аның күрсәткече - 6,56 метр, дип хәбәр итә «Р-Спорт».