Иртәгә Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә матбугат конференциясе узачак

Ул Универсиада кысаларында бокс буенча ярымфинал ярышлары нәтиҗәләренә багышлана

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Иртәгә Казанның Өстәл теннисы һәм бокс үзәгендә, XXVII җәйге Универсиада кысаларында бокс буенча ярымфинал ярышлары нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узачак. Бу хакта “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең Медиа дапертаменты хәбәр итә.
Журналистларның сорауларына бокс үзәгендә супервайзер вазифаларын башкаручы AIBA халыкара бокс федерациясе техник делегаты Silvas Ray (АКШ), Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) техник делегаты Ирек Абдулманов (Россия), бокс сүзәгендә супервайзер урынбасарлары Яков Рагимов (Израиль), SHBIB.M.KAMEL (Сирия) җавап бирәчәк.