Биеклеккә сикерүче Ухов һәм Мудров Универсиада финалына чыкты

Якшәмбе җиңел атлетиканың башка төрләре буенча да сынау раундлары узды

  (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Россиялеләр Иван Ухов һәм Сергей Мудров Казанда Универсиадада биеклеккә сикерү ярышларының финал раундында сыналды. Ике спортчы да сайлап алу раундында 2,20 метрдан сикерде.
Якшәмбе җиңел атлетиканың башка төрләре буенча да сынау раундларында Россия җыелма командасы вәкилләре катнашты.
Хатын-кызлар арасында 400 метрга йөгерү буенча Алена Тамкова һәм Ксения Усталова финалга чыкты.
Ир-атлар арасында шул ук дистанциягә йөгерү буенча Владимир Краснов чыкты.
Ир-атлар арасында 100 метрга йөгерү буенча ярымфиналга Татарстан вәкилләре Михаил Идрисов һәм Александр Бреднев узды. Шул ук дисциплинада хатын-кызлар арасында Юлия Кашина һәм Екатерина Кузина квалификацияле раунды уңышлы узды.
Хатын-кызлар арасында 800 метрга йөгерү буенча Екатерина Купина һәм Елена Котульская ярымфиналга чыкты.
1500 метрга йөгерү буенча Валентин Смирнов һәм Егор Николаев финалга узды. Ә хатын-кызлар арасында Елена Соколова һәми Дарья Клишина уңышка иреште.
Өчле сикерү финалына Алексей Федоров чыкты, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы махсус “Казан 2013” яңалыклар рәсми хезмәте өчен.