2020 нче елга Россия халкының 40 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш – Мутко

Аның әйтүенчә, кешеләр физик тәрбиянең яхшы тормыш чыганагы булуын аңларга тиеш

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Хөкүмәте стратегиясе нигезендә, 2020 нче елга ил халкының 40 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Әлеге фаразны бүген “Kazan-Arena” стадионындагы медиа-үзәктә узган матбугат конференциясендә РФ Спорт министры Виталий Мутко хәбәр итте.
“Билгеле, моңа ирешү өчен бик җитди эш таләп ителә. Без гражданнар күңеленә, физик тәрбиянең кеше тормышы өчен файдалы, әһәмиятле булуын сеңдеререгә тиеш”, - дип белдерде министр. Аның әйтүенчә, бу максатка омтылу юлында ишегалды, мәктәп, мәктәп каршындагы мәйданчыклар төзелеше, 90 нчы елларда югалткан олимпия резервын әзерләү системасын яңарту, матди-техник базаны камилләштерү зарур. “Без дистәләгән спорт төре буенча калышабыз. Чөнки еллар буе бу система белән ныклап шөгыльләнүче булмады. Мәктәпләрнең 30 процентының шәхси матди базасы да, укучыларның ярышларда катнашырга да мөмкинлекләре юк. Кыскасы, без бу системаны тулысынча торгызырга, яңартырга тиешбез. Тагын бер бурыч – югары казанышлар спортын торгызу. Без дөньякүләм лидерлык мәйданына кайтырга тиешбез. Йөзү, академик ишү, велосипед спорты кебек спорт төрләрендә көчләребезне туплыйсы бар. Әмма болар бер сәгать эчендә генә башкарыла торган эшләр түгел”, - дип басым ясады Виталий Мутко.
Ул ассызыклаганча, спорт өлкәсендә талантлы яшьләрне “үстерү” җитәрлек дәрәҗәдә түгел. “Ни өчен мәктәп спартакиадаларында җиңгән бала, фән олимпиадаларында алдынгылыкка чыккан бала кебек үк макталмый? Ни өчен Универсиадада җиңү яулаган студент, фән өлкәсендәге кебек үк грантларга лаек була алмый?”, - дип, Виталий Мутко Олимпия чемпионнары сафын киңәйтү өчен мәктәп баскычыннан ук спортка мәхәббәтне көчәйтүдә этәргеч биреп торырга кирәклегенә ишарәләде. “Спортның популяр трендка әверелүен телибез. Бүгенге көндә Россиядә спорт үсешенә мөнәсәбәт, моннан 7-8 ел элек булган караш белән чагыштырганда, бөтенләй үзгә”, - дип белдерде РФ Спорт министры.