Дөнья чемпионатында Илья Ковальчук Россия җыелма командасы капитаны була

"Овечкин белән Малкин аның ассистентлары булачак", - Россия җыелма командасының баш тренеры диде Илья Воробьев.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). Хоккей буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Илья Воробьев 2019 елда Словакиядә узачак Дөнья чемпионатында капитан һәм аның ярдәмчеләре исемнәрен атады. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.

  • Хоккей буенча Дөнья чемпионаты 10-26 майда Братислава белән Кошицеда (Словакия) узачак. Россия җыелма командасы В төркемендә уйнаячак. Австрия, Латвия, Италия, Норвегия, Чехия һәм Швейцария аның көндәшләре булачак. Россия спортчылары беренче матчларын 10 майда Норвегия командасына каршы үткәрәчәк.

"Илья Ковальчук капитан, ә Овечкин белән Малкин аның ассистентлары булачак", - дигән Илья Воробьев журналистлар белән очрашуда.

Алдан Дөнья чемпионатында катнашачак Россия җыелма командасы составы игълан ителгән иде. Капкачылар - Андрей Василевский, Александр Георгиев, Илья Сорокин.

Сакчылар - Артем Зуб, Динар Хафизуллин, Владислав Гавриков, Дмитрий Орлов, Никита Зайцев, Артем Блажиевский, Александр Елесин, Богдан Киселевич, Никита Нестеров, Михаил Сергачев.

Һөҗүм итүчеләр - Иван Телегин, Александр Овечкин, Евгений Малкин, Сергей Андронов, Артем Анисимов, Сергей Плотников, Михаил Григоренко, Евгений Дадонов, Илья Ковальчук, Кирилл Капризов, Никита Кучеров, Евгений Кузнецов, Александр Барабанов, Никита Гусев.