«КамАЗ-Мастер»дан Фәрит Мөсәлләмов үз рекордын үзе узып киткән

Быел Фәрит Мөсәлләмов Wings for Life Россия узышында өченче булды.

(Яр Чаллы, 8 май, «Татар-информ»). «КамАЗ-Мастер» командасы катнашучысы Фәрит Мөсәлләмов Wings for Life Россия узышында өченче булды. Бу хакта команданың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Коломнада Wings for Life World Run Бөтендөнья узышының Россия этабы узды. «КамАЗ-Мастер» командасы быел ярышта өченче тапкыр катнаша. Старт Коломна Кремле территорииясендә бирелде. Узышның кабатланмас үзенчәлеге шунда, анда билгеләнгән финиш сызыгы юк. 14.30 сәгатьтә катнашучылар артыннан, сәгатенә 15 километр тизлек белән, финишны теркәп бара торган электрон ситемалы машина  - автомобиль кетчер кузгала (катнашучылар номерына махсус чиплар беркетелгән була).

15.30 сәгатьтә автомобиль тизлеген - 16 км/сәг., 16.30 сәгатьтә - 17 км/сәг., 17.30 сәгатьтә - 20 км/сәг., 18.30да 35 км/сәг. кә кадәр җиткергән. Спортчылар өчен финиш -  аларны автомобиль-кетчер узып киткән вакытта булган.

Ярышта «КамАЗ-Мастер» командасыннан дүрт вәкил : Айрат Мәрдиев (күрсәткеч - 10 километр), Эдуард Николаев (күрсәткеч - 19 километр), Дмитрий Сотников (күрсәткеч - 20,13 километр) һәм Фәрит Мөсәлләмов (күрсәткеч - 67,3 километр) катнашкан.

Быел Фәрит үзенең рекордын узып китүгә ирешкән. Автомобиль-кетчер аны 67,3 километр билгесендә куып җитә (узган ел аның күрсәткече 63,33 километр була). Ул Россия катнашучылары арасында, җиңүчедән аз гына калышып, өченче нәтиҗә күрсәтә (Россия узышында иң яхшы күрсәткеч – 70,39 километр).

Әлеге хәйрия марафоныннан җыелган акчалар арка миен дәвалау алымнарын өйрәнүгә ярдәм итә торган фондка тапшырылачак.