Казанда спорт ветераннары – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның очрашуы уза

Бүген Казанның Спорт музеенда спорт ветераннары – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның традицион еллык очрашуы уза

(Казан, 8 май, “Татар–информ”). Бүген Казанның Спорт сараенда урнашкан Татарстан Республикасының бердәнбер Спорт музеенда спорт ветераннары – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның традицион еллык очрашуы уза.
Үзара аралашканнан соң ветераннар Казан олимпия резервы училищесында республика спортчыларының яңа буыны белән очрашачак.
Спорт музеена 1996 елда нигез салынган, ул 2008 елдан спорт ветераны Шамил Галиев исемен йөртә. Спорт музееның биредә сакланучы экспонатларның электрон каталогы, шулай ук махсус спорт әдәбияты китапханәсе бар. Китапханәдән иҗади һәм фәнни эшләр язганда спортчы–студентлар актив файдалана. Музей быел гына да 600дән артык яңа экспонат белән тулыланды, ул Татарстанның атаклы спортчыларының шәхси экспозициясен дә, сәнгать галереясын да үз эченә ала.
2008 елда музейда 1000нән артык кеше булган, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте. Олимпия чемпионнары Алексей Немов, Ирина Роднина һәм Алинә Кабаева музейның тәкъдимнәр китабында үз теләкләрен язып калдырган.