Түбән Кама йөзүчесе Россия чемпионатында көмеш медаль яулады

Татарстанлыларның нәтиҗәсе — 7 минут 16.14 секунд.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы ирекле стиль белән 200 шәр метрга 4 кешелек эстафетада икенче урын алды.

Команда составында Александр Красных, Вячеслав Андрусенко, Эрнест Мәкъсүмов һәм түбәнкамалы Александр Кубасов бар. Татарстанлыларның нәтиҗәсе — 7 минут 16.14 секунд. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Каманың титуллы йөзүче Александр Кубасов — эстафетада Россия чемпионатының өч бронза медале иясе, ул Дөнья кубогы этабы финалында катнашты, Идел буе федераль округы беренчелекләрендә һәм чемпионатларында күп кенә җиңүләр яулады.

Искәртик, 24-25 апрельдә «Дружба» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ «Нефтехимик» спорт клубының Россия спорт мастеры Александр Кубасов призына йөзү буенча ачык беренчелеге узачак. Ярыш 2010, 2011, 2012, 2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында оештырыла.