Дядюн "Рубин"ның премьер-лигада 500нче голын кертте

Казан командасы премьер-лигада 13нче ел чыгыш ясый

 
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Футбол буенча Россия чемпионатыныд 22нче тур матчында Владимир Дядюн "Краснодар" капкасына керткән туп, премьер-лигада "Рубин" өчен 500нче булды. Очрашу 7 апрель көнне Казанда узды һәм кунаклар җиңүе белән тәмамланды.
Казан командасы премьер-лигада 2003 елдан башлап, 13нче ел чыгыш ясый. Югары Россия дивизионында клуб тарихындагы беренче гол 2003 елның 22 мартында 2нче турда, Мәскәүнең "Торпедо-Металлург" командасына каршы матчта кертелгән (1:0). Аның авторы Иржи Новотны булды, дип хәбәр итә казанлыларның матбугат хезмәте.