“Ак Барс” – СКА матчына билетлар сатыла башлады

Билет бәяләре – 1000-5000 сум

  (Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Бүген 14.00 сәгатьтә Гагарин кубогы финал сериясенең Казанның “Ак Барс” һәм Санкт-Петербургның СКА командалары матчына билетлар сатыла башлады.
Дүрт җиңүгә кадәр сериянең беренче ике матчы 11 һәм 13 апрельдә Казанда узачак. Билет бәяләре – 1000-5000 сум. Билетларны “Татнефть-арена” боз сарае кассаларында сатып алырга яки “Татнефть-арена” интернет-сайтында броньларга мөмкин. Сайтта броньланган билетларны түләү системалары буенча банк карталары белән түләргә мөмкин, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.