news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә узган авылда яшәүчеләрнең Спартакиадасы нәтиҗәләре билгеле булды

Мини-футбол, армспорт, гер спорты, электрон мылтыктан ату, аркан тарту, чаңгы эстафетасы дисциплиналарында иң көчлеләрне ачыкладылар.

Әлмәттә узган авылда яшәүчеләрнең Спартакиадасы нәтиҗәләре билгеле булды
http://almet-rt.ru/news/sport-2/46643

(Әлмәт, 8 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәре стадионында күптән көтелгән Спартакиада узды һәм нәтиҗәләр турында игълан ителде.. Мини-футбол, армспорт, гер спорты, электрон мылтыктан ату, аркан тарту, чаңгы эстафетасы дисциплиналарында иң көчлеләрне ачыкладылар.

800гә кадәр халкы булган авыл җирлекләре арасында Кичуй авылы җиңде, 2нче урында — Сәрән авыл җирлеге, 3нче — урында Аппак авылы командасы.

800дән артык халкы булган авыл җирлекләре арасында 1нче урынны Тайсуган авылы командасы яулады, 2нче урында - Габдрахман авылы, 3нче урында - Миңлебай авыл җирлеге.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100