Кукмарада республиканың волейболчы егетләре көч сынашты

Бәйге өч көн барды.

(Кукмара, 8 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Татарстан Республикасы укучыларының XI спартакиадасы кысаларында Кукмара районының "Зилант" спорт мәктәбендә волейбол буенча Татарстан беренчелеге узды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Анда 11 районнан килгән 2001-2002 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Өч көн дәвамында барган бәйгедә Сарман районы командасы җиңү яулады. Икенче урында – Кукмараның "Зилант", өченче урында – Мамадыш районы командасы. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.