Айрат Әхмәров Татарстан спорт министры урынбасары булды

Ул - Татарстан Ушу федерациясе президенты.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Айрат Әхмәров Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары булды. Элек ул Татарстан Ушу федерациясе президенты иде.

«Яңа вазифада массакүләм һәм студентлар спорты, цифрлаштыру, ГТО өчен җавап бирәчәкмен», — диде ул.

Айрат Әхмәров Татарстан Ушу федерациясе президенты вазифасында калу яки калмау турында комментарий бирүдән баш тартты.