news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия теннисчысы Вероника Кудерметова Әлмәттә мастер-класс үткәрде

7 яшьтән 14 яшькә кадәрге укучылар теннис буенча Россия җыелма командасы уенчысы белән шөгыльләнде һәм аралашты.

Россия теннисчысы Вероника Кудерметова Әлмәттә мастер-класс үткәрде
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 7 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Россия теннисчысы Вероника Кудерметова «Татнефть» компаниясенең Хәйрия фонды ярдәме белән ул Әлмәт, Азнакай һәм Җәлилдән килгән яшь спортчылар өчен «Теннис Сити» базасында мастер-класс үткәрде.

7 яшьтән 14 яшькә кадәрге укучылар теннис буенча Россия җыелма командасы уенчысы белән шөгыльләнде һәм аралашты, шулай ук танылган шәхесләрнең автографын алдылар һәм фотога төштеләр. Аннары кунаклар матбугат конференциясендә катнашты, анда үз тәэсирләре белән уртаклашты.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу барышында Әлмәтнең Теннис федерациясе фонды идарәчесе Дмитрий Ярыжко билгеләп үткәнчә, яшь спортчылар дөнья дәрәҗәсендәге спортчы белән җанлы аралашканда бик күп уңай эмоцияләр алдылар:

— Балаларга Вероника Кудерметова белән уйнау бик файдалы булды, бигрәк тә Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашу алдыннан. Бу очрашу аларны шактый нәтиҗәләргә ирешүгә этәрәчәк. Без киләчәктә дә мондый кунакларны рәхәтләнеп кабул итәчәкбез, аларны тыңларга, карарга һәм укырга җыенабыз. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән бездә күп кенә кечкенә «йолдызчыклар» шөгыльләнә, алар хәзер зур максатларга юл тота.

Вероника Кудерметова сөйләвенчә, бу аның тормышындагы икенче мастер-классы. Ул билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар аңа бик күңелле һәм онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итә:

— Мин балаларга үз белемемне бирергә тырыштым, чөнки аларның теннис белән ничек януларын, аларда күпме энергия барлыгын күрдем. Балаларның бу искиткеч спорт төренә бик теләп барулары бик шәп. Олимпия чемпионы Елена Дементьева һәм башка спортчыларның тренировкага килүен хәтерлим, без шунда ук кортка йөгердек һәм үз кумирларыбызның уены белән рухландык. Психологик кәеф мөһим роль уйный дип саныйм.

Ул шулай ук Әлмәттә теннисчыларның тренировкалары өчен менә дигән шартлар булуын билгеләп үтте. Нефть шәһәрендәге кебек кортларда халыкара класслы ярышлар үткәрелә. Балаларга эшләргә, югары үрләргә ирешү өчен омтылырга һәм хыялланырга гына кала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100