Иртәгә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты һәм беренчелеге ачыла

Анда Россиянең 40 төбәгеннән 400 дән артык спортчы көч сынашачак.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә “Ак Барс” кара-каршы көрәш сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты һәм беренчелегенең тантаналы ачылышы узачак. “Көрәш” исеме астындагы чараның ачылышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, “Көрәш” халыкара һәм бөтенроссия федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм ярышларның мактаулы кунаклары катнашачак.
Ярышлар 8-9 декабрь көннәрендә узачак. Анда Россиянең 40 төбәгеннән 400 дән артык спортчы көч сынашачак. Татарстан башкаласына Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал, Идел буе, Россиянең Үзәк өлешеннән, Калининград өлкәсеннән көрәшчеләр киләчәк. Финал бәрелешләре 9 нчы декабрьдә көндезге сәгать 12 дә узачак. Моннан тыш, тамашачылар Себер халыклары көрәш осталарының күрсәтмә чыгышларын күрә алачак.